Теләче Балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты узды
Район яңалыклары

Теләче Балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты узды

Бүген, район мәдәният йортында, Теләче балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты узды.

Мәдәният йорты фойесында сәнгать бүлеге укучыларының эшләреннән торган күргәзмә дә оештырылган иде.  Ә концертта иҗат коллективлары, җыр, бию, театр сәнгате, төрле уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады. 

Концертны балалар белән әзерләү, оештыру, аларны туплап сәхнәгә чыгару - остазларыннан да, әти-әниләрдән дә зур хезмәт, түземлелек сорый торган эш. Сәнгать мәктәбе коллективы бу эшне югары сыйфатлы итеп башкарып чыга алды. Ахырдан сәхнәгә күтәрелгән  мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та бу хакта ассызыклап узды. 

Түбәндә  хәбәрчебез Фәнил Гаязов фоторепортжы.

 

 


Нет комментариев