Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның сабантуе бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!Сезне Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабантуе белән ихлас тәбрик итәм.

Бу бәйрәм – татар халкының мәдәни җәүһәре, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлы бәйләнеш.

Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган тантана буларак, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә.

Илебез Президенты агымдагы елны Гаилә елы дип игълан итте. Республикабызда ул фәнни технологик үсеш елы буларак уза. Сабантуе чын мәгънәсендә - гаилә бәйрәме. Анда буыннар бәйләнеше, үзенчәлекле йолалар, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирам чагылыш таба.

Игенче хезмәтен хөрмәтләү, кадерләү, борынгы бабаларыбыздан матур гадәт булып күчкән. Районыбыз механизаторлары язгы кыр эшләрен вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. 27 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре төгәлләнде. 8 мең гектарда көзге культуралар тукландырылды. “Август-Теләче”, “Алан”, “Игенче”, “Агролак”, “Чулпан” һәм аерым фермер хуҗалыклары эшчәнлеге аерым мактауга лаек. Язгы кыр эшләре вакытында көнне төнгә ялгап хезмәт куйган механизаторларыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Уңай һава торышлары, бәрәкәтле ел булып, мул уңыш җыеп алырга язсын!

Халкыбызның “йөзек кашы” булган бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын, якты өметләр уятсын!

Махсус хәрби операция тәмамланып, егетләребезнең җиңеп, исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын көтәбез. Аларның әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек телим!

Мөхтәрәм райондашлар, хөрмәтле кунаклар! Сезне Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим. Һәр йортта тынычлык, татулык һәм муллык хакимлек итсен! Бәйрәм белән!

Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев