Премияләр билгеләнде
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 27 августка алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы җиде көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.

Игеннәрне суктыруда:

беренче урында –  Илмир Галимов  («М.Х.Низамов») 

икенче урында – Данияс Гайнетдинов  («М.Х.Низамов») 

өченче урында – Ренат Гатауллин (АО «Алан») 

өченче урында – Ильяс Җәләлетдинов (ООО «Август-Теләче»)

 

Игеннәрне теземнәргә салуда: 

беренче урында – Ирек Каримуллин (ООО «Игенче») 

 

Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча, «М.Х. Низамов»  крестьян – фермер хуҗалыгы комбайнчысы  Илмир Галимов Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 


Нет комментариев