Казан халкын ракета куркынычы турында кисәттеләр
В республике

Казан халкын ракета куркынычы турында кисәттеләр

Бүген, шимбә иртәсендә, сәгать 4тә Казан халкы кабат һава тревогасы сиреналарын ишетте.

Ракета куркынычы игълан ителгәндә тынычлыкны саклау һәм озакка сузмыйча эш итү мөһим. Әгәр сигнал кешене өйдә очратса, тәрәзәләрдән читкә китәргә һәм мөмкин булганча подвалга төшәргә яки тышкы диварлары булмаган бинада урын алырга кирәк — мәсәлән, коридорда яки санузелда.

Урамда булганда, якындагы капиталь бинада, җир асты кичүендә яки паркингта мөмкин кадәр тизрәк ышыкланырга кирәк, шул ук вакытта җәмәгать транспорты тукталышларыннан һәм яклауны тәэмин итә алмаган җиңел корылмалардан качарга кирәк.

Автомобильдә баручыларга туктарга, машинадан чыгарга һәм якын-тирәдә уңайлы ышык урын табарга киңәш ителә.

Теләсә нинди шикле предметлар яки җимерекләр турында берничек тә социаль челтәрләр аша хәбәр итәргә ярамый, шундук ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга кирәк. Ярдәм чакыру өчен бердәм номер-112. 

 


Нет комментариев