Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Теләче муниципаль районының мактаулы гражданы” исеме бирелде

Югары ихтирам йөзеннән, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Советының 2025 елның 31 гыйнварындагы 302 номерлы карары белән 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннары Писареву Алексей Иванович һәм Никитин Петр Павловичка “Теләче муниципаль районының мактаулы гражданы” исеме бирелде

Олы Мирәтәк авылында туып үскән егет, 17 яше тулуга, хуҗалык эшеннән туры туган илен сакларга чыгып китә. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уза. Аннары аларның полкы Сталинград фронтында оборона тота. Сугыш кырында аңа танкларның ниндиләрен генә йөртергә туры килми?! Ерак Көнчыгышта булган дәһшәтле сугыш ветеранның бүген дә күңелендә саклана. 1943 елда сугышка чыгып киткән Алексей, Япония самурайларын җиңгәннән соң гына, туган ягына 1951 елда гына әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев