Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче сәхнәсендә - Илнат Фархуллин, хәйрия концерты белән

Кичә, ягъни 28 апрель көнне, район мәдәният йортында, Татарстанның атказанган артисты Илнат Фархуллин үзенең иҗат төркеме белән Хәйрия концерты оештырды.

Концертка килгән һәркем  махсус хәрби операциядә хезмәт итүчече райондашларыбызга ярдәм итү максатыннан куелган тартмага үз ярдәмнәрен салып, яисә билет сатып алып, хәйриячелек ярдәме күрсәтә алды. 

 

- Без шулай, хәрби операция башланганнан бирле, елга берничә хәйрия концерты уздырырга тырышабыз, – диде Илнат, яраткан тамашачыларына мөрәҗәгать итеп.

Ахырдан сәхнәгә күтәрелгән Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин концертка килгән тамашачыга, Ильнатка һәм аның иҗат коллективына  рәхмәт әйтеп, хәрби хезмәттә булган райондашларыбызның туган якларына исән - сау әйләнеп кайтуларын теләде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев