Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче урта мәктәбендә «Татар-хак» уеннары сериясе узды

18 апрельдә Теләче урта мәктәбендә «Татар-хак» уеннары сериясе узды. Бу конкурс районда инде икенче ел Казанның «ИТ-паркы» ярдәмендә үткәрелә.

Бу нинди конкурс? Яшьләрне, Татарстан Республикасы районнары соравы буенча ИТ-чишелешләр эшләүгә җәлеп итү өчен, «Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк «ИТ-парк», «Кайнау ноктасы - Казан» белән берлектә «Tatar Hack» конкурслары сериясен үткәрә. Бу вакыйга вакытында 6-11 сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә район проблемаларын хәл итүне эзлиләр.  Әлеге чараны ачу өчен мәктәпкә «ИТ-парк» Муниципаль үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сарваров һәм белгеч Егор Катаев килде. Шулай ук конкурста катнашучыларны Теләче муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, Теләче урта мәктәбе директоры Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улы сәламләделәр. Конкурста районның 12 мәктәбеннән укучылар командалары катнашты. Алар проектлар ясады һәм аларны жюри алдында якладылар. Чара барышында «ИТ-парк" экспертлары мастер-класслар үткәрде һәм катнашучыларга презентацияне рәсмиләштерүдә ярдәм иттеләр. Ә конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурста Югары Кибәхуҗа, Теләче һәм Иске Җөри мәктәпләре командалары җиңде. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев