Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде

9 - 10 февраль көннәрендә Теләчедә “Батыр” спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары - Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча үткәрелгән ярышлар тәмам.

Анда Казахстаннан, Россия төбәкләреннән һәм республикабыз районнарыннан килгән 200 гә якын көрәшче бил алышты.

9 февраль көнне көрәшчеләр әлеге көрәш төренең ирекле стилендә бил алышсалар, бүген, ягъни 10 февраль көнне, классик стильдә көч сынаштылар. Шунысы сөенечле, бүгенге чемпионнар арасында районыбыз көрәшчесе дә бар. Ул 80 килогаммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Тиләҗе авылы егете Алмаз Сәетов. Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев