Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә көзге ярминкә гөрләде

Бүген, ягъни 4 ноябрь көнне, иртәнге җидедән көндезге унбергә кадәр,Теләченең үзәк - Ленин урамында көзге ярминкә гөрләде.

Җитештерүчеләр – авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре ит-сөт, май, ашлык, бәрәңге, салам, печән, бозаулар, колыннар, шәхси биләмәдә үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, алардан ясалган тозлыклар, кайнатмалар белән сәүдә итте. Аеруча халыкны ашлыкның, салам-печәннең  мул һәм очсыз бәядән булуы сөендерде.

Бәяләре чагыштырмача юнь булган авыл хуҗалыгы продукциясен Теләче халкы яратып, теләп алды. Ярминкәгә килеп нидер сатып алудан тыш, теләчелеләр район үзешчәннәренең бәйрәм концертын тамаша кылды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән кайнар коймак белән чәйдән авыз итте.

Кыскасы, бирегә килүчеләр өйләренә бәйрәмчә, күтәренке кәеф белән таралышты. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый алачаксыз. Көзге ярминкәдәге сәүдә барышы белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов танышты, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты.

Шунысы игътибарга лаек, иртәгә, ягъни 5 ноябрь көнне,  җитештерүчеләребез  Казан шәһәренең Татарстан һәм Кәрим Тичурин урамнары кисешкән чатта кала халкы өчен чираттагы ярминкә оештырачак. Аларга уңышлы сәүдә теләп калыйк. Булачак алыш-бирештән үзләре дә, сатып алучылар да канәгать калсын.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев