Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә «Күрше» халык бәйгесе кысаларында спорт ярышлары башланды

Билгеле булганча, Татарстанда 2020 елдан бирле «Безнең ишегалды» программасы эшли. Ә «Күрше» халык бәйгесе аның дәвамы булып тора.

Әлеге бәйге дә  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла. Бәйге  Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән. 

Районыбыздан Рамил Гатиятов әлеге конкурста "Күп функцияле спорт мәйданчыклары шартларында спортның ишегалды төрен үстерү" проекты белән җиңүче булган иде.  Бүген әлеге проект кысаларында спорт ярышлары башланып китте. Ярышларга старт бирү тантанасында район башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашып, килгән командаларга уңышлар теләде. 

Фәнил Гаязов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев