Гасырлардан-гасырларга килүче, безне милләт буларак саклап калган, дөньяга таныткан милли бәйрәмебез Сабантуйны кем генә сагынып көтеп алмый икән?!
Ул - көнне-төнгә ялгап, тир түгеп, басу-кырларда, фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, данлау да, туганнар, дуслар, сыйныфташлар белән очрашу, яшь парларны кавыштыру урыны да, бәйгеләрдә иң-иңнәрне барлый торган иң күңелле, мавыктыргыч бәйрәмебез! Бары Сабантуй гына җанны кинәндерә, күңелләргә шатлык-сөенеч бирә, милли традицияләрне буыннан-буынга тапшыра. Узган Сабантуйлар хатирәсе, яңа Сабан туен көтеп алу хисләре күңелләребездә гомер буе тылсымлы бер көч булып яши.
Хәзерге минутларда Теләчедә милли бәйрәмебез башланып китте.
Фәнил Нигьмәтҗанов фотолары.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев