Теләчедә су керү тыела
Җәй мизгелләрен су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел.
Табигать кочагындагы ялны үз итсәк тә, җәен шомлы хәбәрләр - өлкәннәрнең дә, балаларның да суга бату очраклары сагайта. Бәла агач башыннан йөрми, бер килә - гомерлек үкенеч ясый. Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге хәбәр иткәнчә, районыбыз сулыклары санитар-химик һәм вирус күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килми. Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Димәк, хөрмәтле райондашлар, бу сулыкларда коенырга ярамый, дигән сүз. Сулыклар янында сак булсак иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев