Теләчедә Хәтер көнен билгеләп үттеләр
Бүген ил күләмендә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шул уңайдан, үзәк ял паркында, митинг узды.
Митингны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачты. Ул ата-бабаларыбызның кылган батырлыклары белән горурланганлыкны әйтеп узды. Узган гасырның канкойгыч сугышында илдә барлыгы 27 миллионнан артык кеше яу кырларында башын салган.
Митинг барышында һәлак булган сугыш каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салынды, батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев