«Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге хезмәткәрләре дә гуманитар ярдәм җыюда үз өлешен кертте
Бу көннәрдә район мәдәният йортында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пункты кайнап тора.
Кемдер маскировка сеткасы үрсә, кемнәрдер тиз әзерләнүче өй ризыклары: төрле ашлар, боткалар, салатлар әзерли. «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге хезмәткәрләре дә ярдәм җыюда үз өлешен кертте.
Тиздән егетләргә җыелган ярдәмне илтергә планлаштыралар. Тагы бер кат исегезгә төшерәсе килә, бүгенге көндә егетләргә бигрәк тә юеш салфетка һәм сөлгеләр, носки - трусиклар, футболка, перчатка, теш пастасы һәм щеткасы, газ балоннары, күп күләмдә антисептиклар, шикәр, консерва, тушенка, марс – сникерс шоколадлары, пачкалы печенье һәм вафли, кофе, кесәл, симәнке, ролтон, кер юарга биш литрлы гель , чебен-черки һәм кырмыскалардан “Великий воин”, чебеннәргә липучка, тирән эчле пластмасса (одноразовые) тәлинкәләр кирәк. Һәм автомобиль аккумуляторлары (100 Ач прямая полярность 800 А EUROSTART) бик кирәк.
Акча күчерергә теләүчеләр 89870678797 (Фәнил Әхмәтвәлиев, сбербанк) номеры аша җибәрә ала. Хөрмәтле райондашлар, бу эшне озакка сузмыйча башкарып чыгып, җыелган ярдәмне ияләренә озата алсак иде!
Сорауларыгыз булса әлеге телефон номерына шалтырата аласыз: 89393346906.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев