Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте.
Сөмбелә - бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Кунакка килгән Сөмбелә балалар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады һәм тәмле алмаларын бүләккә калдырды.
Нет комментариев