Теләкләр кабул итте
14 октябрь көнне Шәтке авылында яшәүче Габделбәр абый Галиәхмәтов үзенең туган көнен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары һәм Теләче муниципаль районы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тәбрик итте.
Аңа илбашлыгы Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк тапшырдылар. Бүген Габделбәр абый тормыш иптәше Миңлебикә апа белән улы, килене тәрбиясендә яши. Балачактан авырлык, юклык белән үскән Габделбәр абыйның гомере хезмәттә уза. Көтү дә көтә, техникада да эшли. Алдынгы комбайнер була.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев