Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча атналык узды

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде.

Бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Шул уңайдан, бу атнада Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча атналык узды. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр, уеннар уздырылды.  Чараларда “Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының  Саба районы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Ягъфарова Г.Н. да катнашты. Ул балалар белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрде, юл билгеләрен өйрәнү өчен уеннар, китаплар һәм брошюралар бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев