8 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, көндез явым-төшем фаразланмый.
Кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр җитә.
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев