Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Темпларны арттыру сорала

Җәй – төзелешләр чоры. Ремонтлыйсы ремонтлана, салынасы салына... Юллар, тротуарлар да читттә калмый… Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин районда барган төзелешләр белән танышты.

Күптән көтелгән… 1987 елда участок хастаханәсе буларак ачылган бинага, моңарчы капиталь ремонт үткәрелмәде. Бу уңайдан медицина хезмәткәрләренең һәм төбәгебез халкының да район, республика җитәкчелегенә гозер, үтенечләре байтак яңгырады. Бүген күптән көтелгән ремонт эшләре тулы көченә бара. Мондый шартларда табибларга авыруларны кабул итәргә, дәваларга җиңелләрдән булмаса да, һәркем сабыр итә. Республика программасы нигезендә бүген биредә бинаның фасады яңартылып бетү алдында. Эш кабинетларына реконструкция ясалган, авырулар дәвалана торган палаталар уңайлаштырылган. Операция ясый торган бүлмә дә төзекләндерелгән. Проект документлары буенча хастаханәне төзекләндерү вакытында берникадәр бүлмәләрнең урыннары үзгәрәчәк. Үзгәрешләр күбрәк диагностика бүлмәләренә карый. Баш табиб Ирек Галиуллин һәм “Колос” җәмгыяте җитәкчесе Илсур Зиннатуллин әйтүенчә, бина бөтенләй башка төсмер алачак. Район җитәкчеләре биредә куелган эш барышыннан канәгать калды. “Хастаханә бинасы заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, район халкы өчен уңайлы булыр”, - диде җитәкчелек...

Эльмира Котдусова.

Бу хакта тулырак район газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев