Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терекөмеш кебек...

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарның сафы сирәгәя. Олы Нырсы авылында сугыш ветераны Алексей Писарев яши. Аңа быел 97 яшь тулды.

Олы Мирәтәк авылы егете 17 яше тулуга туган илен сакларга чыгып китә. Аңа Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә туры килә. Туплар тавышы, якын дусларга әйләнгән иптәшләрен мәңгегә югалту ачысы аның хәтерендә кичә генә булган кебек. Төннәрен әле дә сискәнеп уяна. “Сугыш, сугыш инде. Кабатланмасын иде дә. Тынычлык кирәк илгә”, - диде ул авыр сулап.

1943 елда сугышка чыгып киткән райондашыбыз илгә җиңү таңы атканнан соң да тиз генә кайтып җитә алмый. Япония самурайларын җиңгәннән соң туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Ветеран әйтүенчә, аңа сугыш кырында авырлыкларны җиңәргә туган якларыннан килгән сәлам хатлары көч биргән. “Хуҗалыкта эшләп йөргән җирдән сугышка алган иделәр. Сугыш вакытында озаклап өйрәтеп тормыйлар. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уздым. Хезмәт итү дәверендә зур танклар йөрттем. Сталинград фронтында оборона тотарга туры килде”, - диде сугыш турында сөйләргә яратмаган ветеран.

9 май – Җиңү бәйрәме аның өчен иң кадерле көн. Бу көнне аның якыннары зур табынга җыйнала. Алексей Писарев сугышчан дусларын искә ала, Җиңү Парадында катнаша. Ул үзе туып үскән Шәтке авыл җирлегендә һәм бүген гомер кичерә торган Олы Нырсы авыл җирлегендә дә кадерле кунак. Район үзәгендә үтүче Җиңү бәйрәмендә дә райондашларыбыз аның башкаруындагы шигырьләрне яратып тыңлый.

Кечкенәдән Алексей спортны ярата. Сугыштан кайткач та спорт белән дуслыгын ташламый. Өлкән яшьтә дә мотоцикл белән йөргән, 80 яшендә дә велосипедта җилдергән. Авылдашлары аның кышын тимераякта йөргәнен яхшы хәтерли. Бүген дә җәяү йөрергә ярата. Яхшы кәефтә булган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган райондашыбыз бүген дә тынгысыз. Якыннарына ярдәм итәргә тырыша. Кояш белән бергә торып, бакчага чыга.

Ветеранның гомере тыныч тормышта туган ягында уза. Арчада механизаторлар өчен махсус курслар тәмамлап, таныклык ала һәм басукырларда иген үстерә. Хезмәтен яратып, намус белән башкара. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткерә, умартачылык өлкәсендә дә күрсәткечләре яхшы була. Бригадир вазифасында да җитәкчелек һәм авыл халкы белән уртак тел табып эшли. Лаеклы ялга чыккач та хезмәттән туктамый. 70 яшенә кадәр ат җигеп, механизаторларга төшке аш чыгара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев