Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Техникаң кышкы саклауга әзерме?

Бүген, ягъни 9 декабрь көнне, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык суктыру, терлек азыгы әзерләү комбайннарының, чәчкечләрнең һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарның кышкы саклау буенча үзара тикшерү үткәрелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”, “Чулпан”, “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләре техника паркларында булып, комбайннар һәм тагылма машиналарның кышкы саклауга куелышына бәя биреп кенә калмыйча, остаханәләрдәге ремонтның барышы, хезмәтне саклау, хезмәткә түләү, механизаторларны эш киемнәре белән тәэмин итү мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгын механткалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов, “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров эшләде. 

Үзара тикшерүнең барышы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техниканы кышкы саклауга кую буенча нинди бәя алулары турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев