Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

« Әти белән бергә»

23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Теләченең 1 номеры бакчасында « Әти белән бергә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

Балалар әтиләре, абыйлары, бабайлары белән берлектә үзләрен спорт буенча да, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча да​ көчләрен сынады. Балалар котлаулары белән башланган чара спорт ярышлары, татар халкының милли уенннары белән үрелеп баруы барысында да зур тәэсир калдырды.​ "Капкалы", "Тубәтәй" уеннарын уйнаганда тапкырлык ,зирәклек соралса,"Аркан тартыш" та күп көч таләп ителде.

Бәйрәм ахырында «Шофер — рульне тот туры» дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Ярышта балаларның да, әтиләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүе ачыкланды. Файдалы да, мавыктыргыч та уеннарның саф һавада узуы катнашучыларны тагын да рухландырып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев