Күп еллар элек, мәктәпне тәмамлап чыккан сабакташларга багышланган шигырь.
Бүгенгедәй әле хәтеремдә,
Алган чакта белем ачкычын.
Илле ел бит узгач, каршы ала,
Без укыган мәктәп баскычы.
Еракларда күпләр яшәсә дә,
Туган якны булмый онытып.
Очрашуга безне, көткән кебек,
Каршы ала авылым, Тымытык.
Карап торам сезгә, классташларым,
Очрашуга бүген килгәннәр.
Акрын гына вакыт сирәгәйтә,
Мин сөенәм, күпләр исәннәр.
Куып тотып булмый вакытларны,
Алга таба һаман ашыга.
Күзем йомсам, гүя, яшьлек үзе,
Чыгар төсле безнең каршыга.
Хәзер инде әби- бабайлар без,
Чал чәчлеләр, битләр үзгәргән.
Очрашканга бүген, сабакташлар,
Шатлык яшем тама күзләрдән.
Мәктәп сукмаклары күз алдымда,
Бер кайчан да булмас онытасым.
Шул юллардан атлап, оныклар да,
Ачып керә ишек тоткасын.
Туган авылымның мәктәбендә,
Кыңгырау тавышы тынмасын.
Классташларым,
безнең очрашулар,
Тик соңгысы гына булмасын.
Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһөре.
Нет комментариев