Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәнгә - сихәт, җанга - шифа

10 декабрь көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан 2008-2013нче елларда туган малайлар һәм кызлар арасында район беренчелегенә йөзү буенча ачык ярыш үткәрелде.

Ярышта Мамадыш, Питрәч, Мөслим һәм Теләче районыннан барлыгы 76 яшь спортчы катнашты. Йөзү төрләренең кайберләренә районыбыз укучылары уңышлы чыгыш ясады. Мисал өчен, 2013 елда туган кызлар арасында 50 метр арага ирекле стильдә чыгыш ясаган Чулпан Баева - өченче, 2013 елда туган малайлар арасында 50 метр арага брасс төрендә көч сынашкан Альмир Галимҗанов - икенче, 2011 елда туган малайлар арасында 50 метрга ирекле төрдә йөзгән Әмир Гыйниятуллин - белән  2011 елда туган малайлар арасында 50 метр арага ирекле төрдә йөзгән Сәит Гайнетдинов - беренче, 2009 елда туган кызлар арасында 50 метр арага ирекле төрдә чыгыш ясаган Аделя Галиәкбәрова һәм 2009 елда туган кызлар арасында 100 метр арага брасс төрендә көч сынашкан Зәйнәп Миңнуллина - өченче, 2009 елда туган яшүсмерләр арасында 50 метр арага ирекле стильдә йөзгән Искәндәр Кашапов  - беренче урынга лаек булдылар.

Азактан “Дулкын” йөзү бассейнының фойесында җиңүчеләрне һәм призлы урыннарга лаек булучыларны бүләкләү тантанасы булды. “Теләче” спорт мәктәбе тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталарын һәм медальләрен ияләренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин белән “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин тапшырды. Ярышларны ачу тантанасында беренчесе тарафыннан йөзү спортының тәнгә - сихәт, җанга - шифа бирүе, аның белән актив шөгыльләнергә кирәклеге турында әйтелде.

Фотоларны сылтама аша карый аласыз: http://tulachi.ru/photo/tng-sikht-anga-shifa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев