Төгәллек хас
Эш башкару һәм дәүләт серен саклау бүлеге җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты Гөлшат Илгизәр кызы Шәймәрданова хокук саклау органнарында унбиш елдан артык хезмәт куя. Шуның унбер елын Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегендә эшләп үткәрсә, дүрт елы Теләче районы бүлегенә туры килә.
Хезмәт дәверендә ул үзен тирән белемле, пунктуаль, югары эрудициягә ия, ярдәмчел белгеч итеп таныткан. Шуңа күрә дә хезмәттәшләре аңа киңәштабышка еш мөрәҗәгать итәләр һәм ул аларның барсына да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. “Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә, ул шундук җавап яки чишелеш таба”, - диләр аның турында хезмәттәшләре. Гөлшат ханым яшьлегендә Россия Эчке Эшләр министрлыгының Казан юридик институтында, соңрак, ТИСБИ да юрист белгечлеген үзләштергән. Ул “потомственный” хокук сакчысы, ягъни Ибәтуллиннар династиясенең лаеклы дәвамчысы. Ник дигәндә, аның әтисе дә, әнисе дә һәм бертуган абыйсы да гомерләрен эчке эшләр органнарында эшләп үткәргәннәр. Гөлшат Илгизәр кызының хезмәт вазыйфасы бүлектәге эшне оештырудан, гражаннардан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр һәм сораулар белән эшләүдән, аларны теркәү, аларга җавап бирүдән һәм бу эшләрне контрольдә тотудан гыйбарәт. Хокук саклау органнарындагы намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен ул Хокук саклау органнарында ун ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен” күкрәк билгесе һәм Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тумышы белән Байлар Сабасыннан булган һәм шунда гомер итүче Гөлшат ханым җаваплылыгы чикләнгән “Саба” ширкәтендә идарәче булып эшләүче тормыш иптәше Рамил белән дус-тату гаиләдә бер кыз, бер ул - Ясминә белән Раязны үстерәләр.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев