Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төп игътибарны терлек азыгы әзерләүгә юнәлтү зарур

Бүген, ягъни 14 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче”, “Игенче” ширкәтләре, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыкларының басу-кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар.

Йөреш вакытында алар көзге культураларның, күпъеллык үләннәрнең торышына зур игътибар иттеләр.

  • Берничә көннән һава торышы уңайланачак, җылыта башлый. Язгы чәчү эшләре дә тәмамланып килә. Алга таба мин авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән, белгечләрдән игътибарларын мөмкин кадәр күбрәк терлек азыгы әзерләүгә юнәлтүләрен сорар идем. Чөнки алдагы көннәр гаять салкын тору, кырау төшү сәбәпле, күпъеллык үләннәрнең бүгенге торышы бер дә мактанырлык түгел. Чәчәк ата башлауга, туратып сенажга салу зарур. Моны үләннәрнең икенче каты яхшы булып үссен өчен эшләргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр белән әңгәмә корган вакытта.

Болардан тыш, ул соңгы биш көндә басуда фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләгән механизаторларга кызыксындыру премияләренең серификатларын тапшырды. Алар: Нияз Тимербаев (“Август - Теләче” ширкәтеннән), Илнур Шәрипов (“Низамов М. Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан) һәм Ирек Кәримуллин белән Фердинанд Нигмәтҗановлар (“Игенче” ширкәтеннән). 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев