Төшереп тәмамладылар
8 һәм 11 февраль көннәрендә районыбызның Карачтау авылында кабат кино төшерү төркеме эшләде.
Исегезгә төшерәбез, биредә ел дәвамында үзенең әсәрләрендә узган гасырның 40-70 нче елларындагы татар авылына, аның халкына мәдхия җырлаган сөекле язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевның “Кеше китә - җыры кала” әсәре буенча телесериал төшерелде. Анда республикабыз театрларының танылган артислары белән бергә Карпаширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендәге райондашларыбыз, балалар төркеме дә теләп катнашты. Фильмның режиссеры - Александр Далматов. Фильмны ттөшерүдә "ТНВ - ЯҢа гасыр" телеканалы белән берлектә “Хыял” продюссерлык үзәге @ hyal production эшләде.
Бу көннәрдә. телесериалның соңгы күренешләре төшерелде. Төшерү төркеме 10 февраль көнне Саба районының Миңгәр авылында эшләсә, 11 көнне кабат Карачтауга кайтты. Бу көнне төшерү мәйданчыгында танылган артистларыбыздан Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт театры артисткасы, республиканың халык артисткасы Венера апа Нигъмәтуллинаны, Галискәр Камал исемедәге татар дәүләт академия артисты, халык артисты Эмиль Талиповны, Әлмәт теарты артисткасы Ләйсән Әхмәдиеваны, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театры артисткасы Физәлия Габдуллинаны һәм башкаларны күрергә була иде.
Төшерүчеләр төркеме телесериалның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тантаналарына әзер булачачына ышандыра. Телесериалның бер өлешендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы авыр еллар, татар авылларының, анда яшәүче халыкның язмышы сурәтләнә.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев