Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Төшләремдә һаман сугыш күрәм...

15 февральдә Совет сугышчыларының Әфганстан сугышыннан чыгарылуына 36 ел була. Әлеге уңайдан авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә алар катнашында очрашулар, батырлык дәресләре уза. Шундый тәрбияви әһәмияткә ия чараларның берсе, “Төшләремдә һаман сугыш күрәм” дип исемләнгәне, бүген Баландыш авылы мәдәният йортында узды.

Әлеге җирлектә туып-үскән Әфган сугышы ветераннарын, сагышлы, әмма күренекле дата белән, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин, Баландыш төп мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре  тәбрикләде. Җирлек башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин аларның һәркайсына истәлек бүләге тапшырды. 

Хәрби-патриотик чара барышында Әфган сугышы ветераннары өчен җырларның иң матурлары, биюләрнең иң дәртлеләре башкарылды, шигырьләрнең иң мәгънәлеләре укылды. Шунысы игътибарга лаек, дәһшәтле Әфган сугышына Баландыш җирлегеннән лачындай тугыз ир-егет киткән. Кызганыч, аларның икесе Рафис Әхмәтгәрәев белән Рузил Хаҗиев мәрхүмнәр инде. Аларның рухлары шат булсын. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

Концерттан соң, Әфган сугышы ветераннары, укучы балалар белән берлектә, узган ел авылның мәдәният йорты янәшәсендә әлеге сугышта катнашкан һәм әлеге сугыштан исән кайта алмаган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл-обелискка чәчәкләр салдылар.

Чараның дәвамы авыл китапханәсендә мул сыйлы табын артында республикабызның атказанган агрономы, хезмәт һәм сәхнә ветераны Габдулла Заһидуллинның гармун моңнары, җырлары астында дәвам итте. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев