“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына караган Теләче бүлеге гомер-гомергә ил-көн алдында намуслы һәм фидакарь хезмәт куючы тырыш хезмәткәрләре һәм шоферлары белән дан тотты. Соңгылары рәтенә биредә озак еллар дәвамында куәтле “КамАЗ” автомобилен иярләүче Гайнетдин Әдһәм улы Әхтәмовны кертергә мөмкин.
Биредә ул 2004 елдан бирле хезмәт куя. Дөрес, беркадәр вакытка ул районыбызның башка оешмаларына күчеп, әлеге дә баягы шул “КамАЗ” машинсын йөртеп ала. 2021 елда ул кабат үзенең яраткан хөрмәт иткән коллективына әйләнеп кайта. Беренче елларда үзбушаткычта хезмәт куйса, 2022 елдан башлап, ягулык ташу машинасында эшли. Биредә аны үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, күндәм, автомобилен һәрвакыт төзек һәм чиста-пөхтә йөртүче һәм гаять дәрәҗәдә ипле холыклы, тәртипле, үз эшенең остасы булган шофер буларак беләләр. Шулай булмаса, үзенә юл төзелеше һәм ремонт эшендә чылбырның мөһим бер звеносын тәшкил иткән ягулык ташу машинасын ышанып тапшырмаслар иде.
Кайсы гына оешманы алмыйк, ягулык-майлау материаллары көн дә кирәк. Әмма вакыт белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында юлга кузгалучы Гайнетдин бу эштә өзеклек тудырмый. Урамда нинди һава торышы торуга карамастан, кармы, буранмы, яңгырмы, бозлавыкмы, кирәкле күләм ягулыкны ул вакытында кайтарып җиткерә.
КамАЗ машинасын иярләүче Гайнетдин Әхтәмов турында район газетасының 30 октябрь саныннан укый аласыз.
Нет комментариев