Татарстан Хөкүмәте командасы Kazan Digital Week та хоккей уйнаячак
В республике

Татарстан Хөкүмәте командасы Kazan Digital Week та хоккей уйнаячак

Казанда 30 октябрьдә «Татарстан Республикасы Хөкүмәте» һәм «Цифровой СпецнаZ» командалары арасында хоккей гала-матчы узачак. Очрашу Kazan Digital Week форумы кысаларында Спорт сараеның кече аренасында узачак.

Тамашачылар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән. 18:30 да «Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Галимов белән автограф-сессия дә планлаштырылган. Җанатарлар хоккейчы белән аралаша, аның белән фото ясый һәм автограф ала алачак.

Кич утлы шоу һәм фигуралы шуучылар чыгышы белән дәвам итәчәк. Тамашачылар арасында шулай ук бүләкләр: смартфон, чыбыксыз колакчыннар, акыллы сәгатьләр, акыллы колонкалар һәм «Ак Барс»символикасы төшерелгән сувенирлар уйнатылачак.

Уен 19:00 дә башлана. Чарага алдан сайтта теркәлеп, бушлай керергә мөмкин.


Нет комментариев