Бүгенге көнгә Татарстан кырларында 86,3 мең га мәйданда уңыш җыясы кала. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда 2027 ел уңышы өчен көзге бөртекле культураларны үстергәндә агротехнологик эшләр башкаруга чыгымнар өлешен каплауга субсидия бирелә. Ул көзге бодай, көзге арыш, көзге арпа өчен бирелә һәм туфрак эшкәртүгә, ашламалар кертүгә, орлыклар әзерләүгә, чәчүгә, чәчүлекләрне карауга (ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар, ягулык-майлау материаллары бәясен дә кертеп) бәйле.
Нет комментариев