Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәклеген искә төшерделәр
В республике

Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәклеген искә төшерделәр

2026 елның 1 декабренә кадәр алдагы ел өчен милек салымнарын түләргә кирәк. Сүз транспорт, җир салымнары һәм физик затлар милкенә салым турында бара. Якынлашып килүче срок турында Федераль салым хезмәтенең төбәк идарәсендә искә төшерделәр.

Түләүләр суммасын Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, Салым түләүченең шәхси кабинетында, «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасында яки «Госуслуги» порталында белергә мөмкин.

Электрон сервислардан файдаланмаган гражданнарга салым хәбәрнамәләрен заказлы хат белән почта аша җибәрелергә мөмкин.

Шул ук вакытта хәбәр булмау һәрвакытта да берни дә түләргә кирәкми дигәнне аңлатмый. Әгәр кешенең салым салына торган фатиры, йорты, җир кишәрлеге яки автомобиле булса, белгечләр түләүләр булу-булмавын мөстәкыйль тикшерергә киңәш итә.

Салымнарны онлайн рәвештә Федераль салым хезмәте һәм «Госуслуги» сервислары аша, шулай ук банк һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.


Нет комментариев