Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төсләр балкышы

Мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан бирле гамәлдә. Һәм шушы вакыт эчендә районда күпчелек мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Хәзер исә балалар бакчаларын төзекләндерү бара.

Әлеге фоторәсемне мин нәкъ менә Олы Мишә урта мәктәбе бинасының уң канатына күченәчәк балалар бакчасында республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерү эшләре башланып киткән көннәрдә төшереп алган идем. Хәтерем ялгышмаса, әлеге типовой бинаны төзүчеләр 1983 -1984 нче уку елына төзеп өлгерткән булган. Башта ул сигезъеллык мәктәп буларак ачылса, 1987 - 1988 нче уку елында урта мәктәп статусы ала. Биредә без март башында ук эшкә керешкән җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләрен, үз эшләренең осталары Марсель Закиров белән Нәфис Сәетов иске суүткәргечләрне һәм канализация торбаларын яңа алыштырган вакытта күрәбез. Беренчедән, 1995 елда Ленин исемендәге хуҗалык тарафыннан хуҗалык исәбеннән төзелеп файдалануга тапшырылган балалар бакчасының элеккеге автоном бинасы нык искергән. Гәрчә берничә ел элек кенә федераль программа нигезендә санузелларына капиталь ремонт үткәрелсә дә. Икенчедән, заман бюджет оешмаларының чыгымнарын оптимальләштерүне сорый. Өченчедән, җирлектә балалар саны елдан-ел кими, демографик хәл кискенләшә бара. Хәер, бу бер Олы Мишә авыл җирлеге өчен генә хас күренеш түгел. Дүртенчедән, бакча балалары күчте дип, мәктәптә берәүнең шәхси тирәлеге (пространствосы) тараймаячак. Исегезгә төшерәбез, 2016 елда республика программасы буенча Олы Мишә урта мәктәбе бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Аңа кадәр мәктәпнең сул як канатында шундый программа буенча төзекләндерелеп, авыл җирлеге һәм фельдшерлыкакушерлык пункты урын алган иде. Хәзер монда башка хәят хөкем сөрә...

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Бу язманы тулысынча "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев