Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Саурышта «Милли хәзинә» фестиваль-конкурсы узды

Түбән Саурыш авылы клубы бинасында , «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» на багышланган «Милли хәзинә» фестиваль-конкурсы узды.

Олы Мишә авыл җирлеге составына керүче мәдәният, китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре тамашачыларга «Каз каурые сыдыру« йоласын күрсәттеләр. Музыкаль композицияләр һәм күргәзмә, татар халык ризыклары өстәле тамашачыларга бик ошады. Алар җырлашып утырдылар , чын күңелдән артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

 Фестиваль, югары сәнгать һәм якты эмоциональ дәрәҗәдә узды, бу балаларның, яшүсмерләрнең, яшьләрнең һәм өлкән буынның сәнгать иҗаты өлкәсендә иң якты казанышларны күрсәтү, аларга үзләренең иҗади потенциалын үстерү  һәм тормышка ашыру мөмкинлеге бирү максатына ирешергә мөмкинлек бирде.

 Фестиваль тамашачыларда зур кызыксыну уятты ,концерт программасы тулы заллар белән узды.

                                                                      Түбән Саурыш клуб мөдире: Фидания Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев