«Туган авыл» кунакханә комплексында
Район яңалыклары

«Туган авыл» кунакханә комплексында

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Туган авыл» кунакханә комплексының музей һәм мини -зоопаркына экскурсиягә бардылар.

Аның җитәкчесе – Шәфиков Рифкат Зыятдин улы. Улы үзе  балаларга зоопарк буйлап экскурсия үткәрде. Теге яки бу вольерда кемнәр яшәве, нәрсә белән тукланулары, төп гадәтләре турында сөйләде. Аннары балалар музейда булдылар.  – Үсеп килүче буынга патриотик хисләр һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләгәне өчен Рифкать Зыятдин улына рәхмәтебезне белдерәбез. Экскурсияне " ТНВ” каналы төшерде, әлеге тапшурыны 13 сентябрь көнне  18:00 сәгатьтә “ТНВ” һәм “ТНВ” планета каналларында карарга мөмкин, – дип хәбәр итте бакча коллективы. 


Нет комментариев