Туган як җылысы белән…
Бүген районыбыз җәмәгатьчелеге Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга гуманитар ярдәм төяп озатты.
Аны муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм шәхси эшмәкәр Фәнил Әхмәтвәлиев җитәкчелегендәге делегация озата китте.
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыктан кирәк-ярак белән шыгрым итеп төялгән прицеплы “КамАЗ”, “Газель”, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте тарафыннан ярдәм буларак бирелгән “УАЗ” автомобиле (аны Ирек Әхмәтвәлиев озата бара) һәм ике җиңел автомобиль юлга кузгалды. Аларны озатырга килүчеләр: ”Хәерле сәгатьтә, имин сәфәрләр булсын, җибәрелгән кирәк-яраклар егетләребез хозурына исән-сау барып ирешсен!” - дип озатып калды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев