Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган җирдә бәхет, офык киң,кешеләре - гүзәл җырга тиң

Кичә, ягъни 7 март көнне, Казаклар авылы клубында, Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан үткән " Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре гүзәл җырга тиң" дип исемләгән бәйрәм концертында катнашырга туры килде.

 Чара Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенең сәхнә ветераннары катнашында оешкан "Ак калфак" фольклор ансамбленең чыгышы белән башланып китте.  Авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин залда утыручы барлык гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итеп, матур теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм чарасы хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән  рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады, күңелле уеннар белән үрелеп барып,  тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде, кыскасы, бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев