«Түгәрәк уен» да Бозау уйнаттык
806
0
Кичә, ягьни 29 июль көнне, Баландыш авылында, «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге, Баландыш авыл җирлеге белән берлектә, «Түгәрәк уен» дип исемләнгән мәдәни чара узды.
2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан узучы чараны Баландыш авыл җирлеге , Караширмә авылы, Әбде авыл җирлеге, Иске Карабаян авылы, Питрәч һәм Саба районнарыннан килгән фольклор коллективлар, җырчылар Алмаз Хәмзин һәм Лилия Хәйруллиналар чыгышы бизәде. Бәйрәмне күңелле итеп Илсаф Тимербайев һәм Айгөль Нәбиуллина алып барды.
Чалгычылар ярышы, Себерке бәйләү, "Татар милли киеме" һәм башка күп кенә кызыклы бәйгеләрне районыбыз җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та тамаша кылды.
Инде күпләр белә, без бу чарада “Теләче” район газетасына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатабыз. Быел, төп призыбыз – бозау, Баландыш авылында яшәүче Гөлфия Гәйнетдиновага чыкты. Әлеге бүләкнең иганәчесе - Чулпан” агрофирмасына аерым зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Шулай ук, чараның спонсорлары: эшмәкәрләр Ильяс Ибраһимовка, Рәмис Баевка, Илһам Гаязовка, Айнур Гыйльмуллинга, Автогазсервис-Т оешмасына, ООО Академпродукт оешмасы җитәкчесе Ирек Исмәгыйловка, ЛМР Пласт оешмасы җитәкчесе Госман Кабировка, бәйрәмдә катнашкан барлык авыл үзешчәннәренә, Баландыш авыл җирлегенә зур рәхмәтләребезне белдереп калабыз!Исәнлек-саулык сезгә!
Чара турында тулырак район газетасының киләсе санында укый аласыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Алинә Шәмәрданова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев