Тулы аншлаг белән үтте
Шөкер, без театрлы, аны җиренә җиткереп уйный һәм яратып карый белә торган халык. Әлеге хакыйкәтькә, мин, 15 октябрь көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында театраль фестиваль-бәйге кысаларында “Ташкын” театр коллективы тарафыннан күрсәтелгән спектакль барышында тагын бер тапкыр инанып кайттым.
Шунысын да искәртеп үтик, фестиваль-бәйге муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мирасны саклау елы уңаеннан үткәрелә.
Әлеге кичтә тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк, авылдашларының чыгышын карарга җидедәгесе дә, җитмештәгесе дә килгән иде. Спектакль тулы аншлаг белән үтте. Күренеп тора: халык театр сәнгатенә нык сусаган. Бу көнне мәтәскәлеләр тамашачы, мәртәбәле жюри игътибарына Туфан Миңнуллинның көлдерә, елата һәм уйландыра торган әсәрен - “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тәкъдим итте. Тамашачыларның спектакль вакытында мышык-мышык килеп борын тартып утырулары, күз яшьләре әнә шул хакта сөйли. Димәк, үзешчән артистлар уенының тәэсир итү көче начар булмаган. Труппаның күпчелеген Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары һәм медицина хезмәткәрләре тәшкил итә. Авыл укытучысы әнә шулай гомер-гомергә, ягъни Совет чорыннан укавыл халкына игелекле хезмәт итеп килде һәм килә. Үзешчән артистлар үз рольләрен яратып, теләп башкардылар. Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты директоры, труппа җитәкчесе, әлеге спектакльдә төп рольне - Гөлфинә ролен башкарган Гөлнур Гыймранова билгеләп узганча, премьерага әзерлек ике ай дәвам иткән. Минемчә, мәктәпләрдә укулар башланган чорда, көзге кыр эшләре, бакча эшләре тулы куәтенә дәвам иткәндә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләгәндә һәм көтү дә кермәгән бер мәлдә репитицияләргә йөрү һәм беренче булып спектакль күрсәтү җиңел булмагандыр үзләренә. Тырыш хезмәтнең лаеклы әҗере дигәндәй, тамашачылар үзләрен кала театрларындагы кебек, басып алкышлады. Премьерадан соңгы тәүге тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен үзләренә Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе, бәйгенең комиссия рәисе Даут Иксанов җиткерде. Даут Солтангәрәй улы белдергәнчә, беренче коймак һич кенә төерле түгел. Киресенчә, башкалар өчен үрнәк булырдай югары биеклек. “Калганнар да әлеге биеклектән төшмәсен иде. Районыбызда бик көчле театр коллектвлары бар, аларда бер-берсен кабатламый торган, үзенчәлекле амплуага ия үзешчән артистлар уйный. Һәр авылның үз Шәүкәте, үз Равиле, үз Нәҗибәсе, үз Әзһәре бар. Сөекле Тукаебыз әйткәнчә, театр, яктылыкка. нурга илтә. Тамашаларга актив йөрик, үзешчән артистларыбызны алкышлыйк, рәхмәтебезне белдерик”, - диде ул тамашачыларны мәдәният йортларына чакырып.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев