Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыл ветераннарын тәбрикләделәр

Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт та була алмас иде.

Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямыйча эшлиләр. Тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез.Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.  Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыгызга да! 
Бөек Җиңү  көне алдыннан, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре, Алан авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зиннатов Айнур Рәшит улы белән берлектә,  тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләп, район һәм республика әзерләгән бәйрәм бүләкләрен тапшырып кайттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев