Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тылсымлы вакыт

Кышкы каникул - балалар өчен күңелле вакыт. Без, китапханәчеләр аларны китапханәдә дә түземсезлек белән көтәбез - Яңа ел чараларын күңелле, кызыклы һәм эчтәлекле уздырырга тырышабыз.

Безгә килгән һәр укучы күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала. Әкият геройлары белән бергә без ерак илләргә, хәтта башка планеталарга сәяхәт итәбез, диңгез һәм океаннар төбенә чумабыз. һәрбер китапханче бәйрәм ялларында балалар өчен кызыклы  чаралар уйлап табарга тырыша. Ләкин иң мөһиме, монда һәрвакыт яраткан әсәрләр һәм алардагы геройлар бар. Теләче үзәк китапханәсе дә яңа ел каникулларында Яңа ел кәефен тоярга чакыра. Балалар безә килеп конкурслар, викториналар, табышмаклар, әкиятләр, күңел ачулар һәм сюрпризлар атмосферасына чума алачак, алар белән яңа әдәби танышулар, очрашулар һәм тылсымлы сәяхәтләр,  чыршы янында күпме кызыклы ярышлар һәм уеннар узачак.

Шулай итеп, сезне, үзәк китапханәдә:

2 гыйнвар көнне «Куян килгән кунакка» сәяхәт уенына;

3 гыйнвар көнне «Яңа елга яңа китап белән» чарасына;

4 гыйнвар көнне балалар шагыйре Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Әсәрләре дәү әнием кебек тәмле телле» викторинасына;

5 гыйнвар көнне «Яңа ел әкияте» рәсемнәр бәйгесенә;

6 гыйнвар көнне язучы А. Н. Толстойның тууына 140 ел тулуга багышланган «Алтын ачкыч эзләп» квест - уенында көтәбез. Әлеге чаралар барсы да көндезге сәг 13.00 башлана.  

Ә инде 7 гыйнвар көнне 10.00 -14.00 сәг. арасында «Раштуадан суга чумдырылуга кадәр» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе эшлиячәк.

Елена Фатихова. 

 

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев