Укыдылар да, киңәштеләр дә
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр өчен “Мәдәният учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү: беренче ярдәм күрсәтү һәм террористик акт вакытында нинди гамәлләр башкарырга?” дигән темага киңәшмә - уку үткәрелде.
Киңәшмәдә әлеге темаларны яктыртып, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары вазифаларын башкаручы Айгөл Бәширова, табибә - эпидемиолог Айгөл Гайнетдинова һәм Саба районының үзәкләштерелгән ведомстводан тыш сак хезмәте пункты начальнигы Дамир Сафиуллин чыгыш ясады.
Чарада хезмәтне саклау темасын район мәдәният йорты автоклубы мөдире Рәзилә Гәрәева күтәрде. Чыгышында ул үзенең хезмәт тәҗрибәсе, мәдәният хезмәткәрләре өчен тәгаенләнгән гамәли тәкъдимнәр белән уртаклашты, хезмәтне саклау юнәлешендә бурычлар билгеләде.
Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыкты. Ул үзенең чыгышында алда торган бурычлар - Бөек Җиңүнең 81 еллыгы, якташыбыз, халкыбызның сөекле җырчысы Таһир Якупов истәлегенә үткәреләчәк район, республикакүләм җыр бәйгесен, милли бәйрәмебез - Сабантуйларын һәм яңадан торгызылган районыбызның 35 еллыгы тантаналарын лаеклы үткәрү бурычын куйды һәм аларга әзерлек чараларын бүгеннән башлау кирәклеген әйтте.
Азактан, соңгы көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүче бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу турыда тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев