Укытучыма  мәдхия
Район яңалыклары

Укытучыма мәдхия

Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Фәридә Җаббарова шигыре.

Укытучым, белем  чишмәсенең

Көмеш тамчыларын тамыздың.

Әлифбалы  тәүге мөгаллимә,

Гыйлем уты миндә кабыздың.

 

Алтын бөртекләрдән энҗе сыман,

Сүзләр тезеп ,гыйлем өйрәттең.

Тормыш сабакларын бирә-бирә,

Туган телне яттан сөйләттең.

 

Шат елмаеп тора укытучым,

Әлифбасы гүя кулында.

Сез кабызган белем учаклары   

Маяк булыр гомер  юлымда!


Нет комментариев