Унбиш мең сумга алданган...
Без һәркайсыбыз да кулланучылар. Кибеттән азык-төлек, кием-салым, көнкүреш товарлары, техника сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Тик хокукларыбыз бозылган очраклар да еш күзәтелә.
Кибетчеләр тарафыннан алданган райондашларыбыз да аз түгел. Тәрбияче булып эшләүче Альбина Фатыхова (Исеме үзгәртелде. Авт.) – шундыйларның берсе.
- Мин, гадәттә, чекны алып тормыйм. Тик ул көнне никтер чекны ташламадым. Районыбыздагы бер кибеттән 1500 сумлык әйбер сатып алдым да, акчаны карта белән түләдем. Акча алынды дигән смсхәбәр дә килмәде, - ди Альбина. Үзен алданган дип уйламый да ул, чекны да карамый. Онлайн-банк аша телефонына акча салырга керсә, әңгәмәдәшем 15 мең (!) сум акчасыннан колак кагуын күрә. Бер айлык хезмәт хакы бит! Тиз генә чегын алып, кибеткә йөгерә ул.
– Ярый көнендә барысын да аңлап өлгердем. Кибеттә гафу үтенеп, акчаны тиз арада кайтардылар, - ди сатып алучы. Аның сүзләренә караганда, алдагы көнне генә дә нәкъ шул ук кибеттә тагын бер райондашыбыз карта белән түләгәндә алданган. (Кызганыч, әлеге райондашыбыз белән без элемтәгә керә алмадык. Авт.)
– Ул ике меңлек товар алган. Касса аппараты аша акча үтмәде дип, икенче тапкыр картасын куюны сораганнар. Нәтиҗәдә ике мең урынына дүрт мең түләнгән. Аны безнең гаеп түгел, банк белән хәл итегез дип кире борганнар. Акчасын кире кайтара алганмы, юкмы – белмим, - ди Альбина. Чыннан да, мондый алдану очраклары булу күңелгә шом сала. 1500 урынына бер нульне ялгыш өстәгәннәр дип фаразласак та, шул бер “нуль” гаиләне ач калдырырга мөмкин. Ә инде махсус шулай эшләгәннәр дип уйлыйсы да килми хәтта. Кулланучы хокуклары бозылган тагын берничә райондашыбызның фикерен белешүне кирәк санадык...
Бу хакта тулырак район газетасыннанукып таныша аласыз.
Алинә Шәмәрданова.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев