«Ура, авылга!» проекты сменасы башланып китте
Район яңалыклары

«Ура, авылга!» проекты сменасы башланып китте

Кичә, Шәтке авылында, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе һәм «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге оештырган «Ура, авылга!» проекты сменасы башланып китте.

«Ура, авылга!» – балаларның татар телен белү дәрәҗәсен үстерү максаты белән Татарстан Республикасының 15 районында (45 авыл) уздырыла торган проект. Быел әлеге проектта безнең районда 200 дән артык бала катнашыр дип көтелә.


Нет комментариев