Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ураза гаете мөбәрәк булсын!

Бик күпләр Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бер ай дәвамында таңнан алып, кояш баеганчы ризыктан, судан тыелып тордылар.

Бу халәт мохтаҗларның, ятимнәрнең хәлләрен аңларга мөмкинлек бирде, ачлык, юклык халәтенең дә дөньяда булу ихтималын искәртте, шәфкать, мәрхәмәт хисләрен яңартты. Ураза тоткан мөселманнарның рухи ныклыгы һәм тәкъвалыгы, мәрхәмәтлелеге һәм риясызлыгы иминлек, тынычлык хакына кылынучы изге гамәлләр нигезе булсын. Киләчәктә дә Исламның рухи-әхлакый куәте артып, төрле диннәр һәм барлык халыклар арасында хезмәттәшлек үссен, татулыкта үзара аңлашып яшәргә язсын. Кылган изге гамәлләрегез, тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Гаиләләребезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Ураза гаете мөбәрәк булсын!

Район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев