Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ут күздән сак булыйк

Агымдагы елның гыйнвар аенда районда 1 янгын чыгу очрагы теркәлде. 17 гыйнвар көнендә Мишә елгасы янында урнашкан мунчада янгын чыга. Янгын чыгуның төп сәбәбе булып электр үткәргечендә кыска ялганыш килеп чыгуы тора. Нәтиҗәдә мунча тулысынча янып бетә. Янгыннар кешеләрне бик авыр хәлдә калдыра, күп вакыт кешеләр янгын сагына шалтыратырга онытып, еш кына килеп чыккан хәлләрне телефонга төшереп һәм социаль челтәрләргә янгын сүндерүчеләрнең ничек озак баруы турында язмалар куя башлыйлар.

Янгынның сәбәбләре төрле булырга мөмкин, ләкин янгын вакытында кешеләр исерек хәлдэ булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз була. Исерткеч эчемлекне чамасыз кулланмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тәмәке тартмагыз. Электр приборларын караучысыз калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр үткәргече торышын күзәтеп барыгыз. Тузган электр үткәргечләрен яңасына вакытында алмаштырыгыз, бу эшне профессионалларга тапшырыгыз. Бер генә очракта да электр челтәрен артык тыгызламагыз, бер розеткага берничә көнкүреш приборы тоташтырмагыз. Җылыту мичләренә һәм төтен чыгу юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгын вакытында дөрес карар кабул итә алмыйлар, югалып калалар, янган йортларга әйберләр, документлар артыннан керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар. Шуңа күрә, мондый очракта янган йортларга кермәгез. Ялкын температурасы бик югары ә төтен тагын да куркынычрак, кайчагында бер-ике сулыш алу да җитә, кеше аңын югалта, хәле начарлана. Янгынны вакытында ачыклау өчен, өйләрдә янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар янгын чыккан очракта сезгә хәбәр итә ала, төнге вакытта сезне уянырга мәҗбүр итәчәк. Шулай ук, йортларда 4 литрдан да ким булмаган күләмдә порошоклы ут сүндергечләр булдырыгыз.

Ут күздән сакланыйк. Уяу булыйк. Ут куркынычысызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыйк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә кызганмый. Янгын чыга калса 01, 2-11-01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.

Ленар Хәкимуллин,  Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсенең дәүләт инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев