Узган ел районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулды. Шушы уңайдан быел Теләчедә узачак Сабантуенда 30 ат чабышачак.
Моннан тыш, авыл җирлекләренән килгән бизәлгән җигүле атлар төп мәйданга да керәчәк, шушы җирлек гармунчылары, кешеләре белән мәйдан әйләнәчәк.
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Теләче Сабантуе күңелле, мавыктыргыч булачак, килегез. Сезне ымсындыргыч ярышлар, уеннар, билгели ки бүләкләр һәм бихисап артистлар чыгышы көтә.
Нет комментариев