Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзәктә “Авыл көне” гөрләде

Бүген районыбызның Үзәк бистәсендә “Авыл көне” узды.

Иртәдән  яңгыр явып торса да, Аллаһның рәхмәте белән, төшкә таба  көн аязып, кояш та чыкты. Чара якташлары Финарис Сафиуллин,  авыл үзешчәннәре чыгышы белән башланып китте. Караширмә авылыннан килгән “Миләшкәй”, Ачыдан “Рябинушка” рус халык ансамбле исә бәйрәм чарасын тагы да матурлады. Авылның иң матур парын, иң өлкән кешесен, яңа туган сабый кайткан гаиләне дә котлап узды оештыручылар. Бәйрәмнең иң күңелле, иң кызган өлеше - ул, әлбәттә, халык уеннарыдыр! Нинди генә уеннар оештырмадылар алар! Күңелле мизгелләр фотоларда.

Яшьләр тырышлыгы һәм авыл халкы ярдәме белән оештырылган  “Авыл көне” бәйрәме турында тулырак “Теләче” район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев