Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга чакырылган егетләребезгә изге күңелле райондашларыбыз, җитәкчеләр тарафыннан да ярдәм ителеп тора.

Теләче волонтерлары тиз пешә торган ашлар әзерли, маскировкалау челтәре үрү, көндәлек кирәк булган әйберләрне мөмкинлектән чыгып әзерләп туплап җибәрделәр. Бу эштән балалар да читтә калмады. Әти-әниләре ярдәме белән носкилар, салфеткалар тупладылар, мөгаллимнәре белән шәмнәр ясап, хатлар  салдылар. Ярдәм беркайчан да артык була алмый, нинди форматта булуы да мөһим түгел. Районыбыз көрәшчеләре дә бик матур итеп Хәйрия концерты оештырган иде. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итте. Җыелган акча да илебезне саклаучыларга ярдәм өчен тотылды. Быел исә “Ярдәмләшеп яшик” дип исемләнгән зур  концерт узды. Теләче төбәгендә туып үскән якташларыбыз һәм дә үзебезнең үзешчәннәребез сәхнәне шау итеп торды. Тулы тамаша залына  эчтәлекле, мәгънәле җырларны, биюләрне бүләк иттеләр. Татарстанның Халык артисты Рәсим Низамов, Татарстан Республикасының Атказанган артистлары Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, танылган җырчылар  Гөлүс Хәбибрахманов, Финарис Сафиуллин, Миндияр Шәймәрдәнов, Айнур Каюмов һәм башкалар үзләренең яраткан җырларын башкардылар. Биюче егет, кызларга сокланып карадык.  Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов концертта чыгыш ясаган һәркемгә олы рәхмәтен белдереп, чәчәк бәйләмнәре, Рәхмәт хатлары тапшырып, алга таба да иҗатларында уңышлар теләде. “Концерттан  кайтсын, ә якыннарына сабырлык кергән акчаларга төрле форматта, өлешчә мобилизациядә булган якташларыбызга ярдәм буларак кулланылачак. Вакыт табып тамашага килеп, ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Уртак көч, тырышлык нәтиҗәсендә генә без үзебез куйган максатларга ирешә алачакбыз. Якташларыбыз исән-сау, Җиңү белән безнең араларга тизрәк әйләнеп телим. Илләребез тыныч түгел, һәрберебез әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булса иде, шикләнгәндә хәбәр итүегезне сорыйбыз”, - дип төгәлләде ул сүзен.Чарадан олысы, кечесе күңел күтәренкелеге белән таралышты. Аз булса да үзеңнең ярдәмеңне  күрсәтә алу, күңелгә дә рәхәтлек бирә.

Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев